30 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанга киләсе атна уртасында -25 градуска җиткән салкыннар кабат кайтачак
Татарстанда -1 градустан -6 градуска кадәр диапазондагы һава температурасы киләсе атнаның дүшәмбесенә кадәр саклана, шуннан соң ул чәршәмбедә -25 градуска кадәр төшәчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шундый фаразын җиткерде.
-
Яңалыклар
Социаль Фонд Татарстанда больничныйлар түләү өчен бер елда 18,6 миллиард сум юнәлдергән
2025 елда Татарстан халкына вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособиеләр түләүгә 18,6 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бүген коллегиянең Казанда узган йомгаклау утырышында Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин шул хакта хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Кешеләрне урлаган һәм милекләрен тартып алган казанлыларның эше судка тапшырылды
Прокуратура Казанда яшәүче дүрт кеше эше буенча гаепләү карарын раслады. Аларны кеше урлау һәм талауда гаеплиләр. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов пассажирларны йөртүгә игътибарны арттырырга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов пассажирларны йөртүгә игътибарны арттырырга кушты. Бу хакта ул Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу уңайдан халыктан мөрәҗәгатьләр күп килә.
-
Яңалыклар
Көчле кар һәм буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан халкына 31 гыйнварда көтелә торган көчле кар һәм буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр.
-
Яңалыклар
Актаныштан махсус операциядә катнашучы хәрби «Батырлык өчен» медаленә лаек булды
Татарстанның Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Нуруллин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерләнә башлады
2026 елда ТР Үзәк сайлау комиссиясендә Татарстан территориаль сайлау комиссияләренең яңа билгеләнгән җитәкчеләре белән беренче киңәшмә узды. Очрашу төп федераль сайлау кампаниясенә – Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек башлануга багышланган иде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Узган ел Татарстан юлларында 260 кыргый хайван һәлак булган
Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны кулга алу вакыты озайтылды
Чаллы шәһәр суды Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны кулга алу вакытын озайтты. Ул ким дигәндә 3 апрельгә кадәр тикшерү изоляторында булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
МӨҺИМ
«ВТ» хәбәрчесе Кукмарадагы 1 нче татар гимназиясенең язмышына ачыклык кертергә тырышты
-
Яңалыклар
Татарстанда аучылык хайваннарының саны арткан
Республикада 800 гә якын болан, 21 меңнән артык байбак, 41 мең куян бар. Узган елгы кыргый хайваннар санын алу аларның артуын күрсәткән. Аучылык тармагы өчен бик яхшы саннар бу. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Татарстанда Әсгать Галимҗанов исемендәге премия тапшырылачак
Әлеге премия социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга биреләчәк. Бу хакта Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Мисырда комага киткән укытучыны Татарстанга кайтарганнар
Мисырда инсульттан соң комага киткән укытучы Ольга Гардиханованы бүген Казанга Республика клиник хастаханәсенә кайтарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәннәр.
-
Яңалыклар
Россия Транспорт министры Рөстәм Миңнехановка яхшы юллар өчен рәхмәт әйтте
Россия транспорт министры Андрей Никитин Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегия утырышында видеоэлемтә аша чыгыш ясаганда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
-
Яңалыклар
Татарстанда 23 меңнән артык такси бар
Татарстанда такси эшчәнлеге алып барырга рөхсәт бирелгән автомобильләр саны 23 меңнән артып киткән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында министр Фәрит Хәнифов әйтте.